Хисап сессиясендә яшьләр үз фикерен җиткерде.
Илсөя Садыйкова фотолары
Мамадыш-Әкил авыл җирлеге хисап сессиясеннән күңел күтәренкелеге белән кайттым. Зал халык белән шыгрым тулмаса да, бербер артлы яңгыраган сораулар, фикер алышулар – болар барысы да биредә яшәүчеләрнең битараф булмавын күрсәтте. Авылның бүгенгесе дә, иртәгәсе дә алар өчен мөһим. Бигрәк тә яшьләрнең актив катнашуы сөендерде: димәк, туган як язмышы ышанычлы кулларда, киләчәккә өмет бар.
Җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин чыгышында узган елда башкарылган эшләргә һәм алда торган бурычларга тәфсилләп тукталды. Башкарылган проектларның күпчелеге үзсалым акчалары хисабына тормышка ашырылган, бу исә халыкның уртак тырышлыгын ачык күрсәтә. 2025-2026 елда үтәлгән һәм үтәләчәк эшләрнең кайберләренә тукталыйк.
2026 елга да планнар зурдан:
- Татар Танае авылында парк зонасын төзекләндерү эшләре дәвам итә;
- Панауда Бөек Ватан сугы шы һәйкәлен яңарту тө гәлләнәчәк;
- Мамадыш-Әкилдә төзекләндерелгән «Җәләли» чишмәсе янында яңа парк төзү өчен нигез әзерләнгән;
- республика программасы нигезендә Татар Танаенда балалар өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килгән;
- эчә торган су белән тәэмин итүне яхшырту максатыннан Мамадыш-Әкилдә район ярдәме белән 300 метр суүткәргеч торба сузылган;
- район ярдәме белән мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалган;
- яктырту мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә: Татар Танаенда – 22, Мамадыш-Әкилдә 15 яңа яктырткыч урнаштыру планлаштырыла;
- Татар Танае мәктәбен капиталь төзекләндерү көтелә. Күренгәнчә, җирлектә тормыш кайный, төзекләндерү эшләре бер мизгелгә дә туктамый.
– Кызганыч, Мамадыш-Әкил мәдәният йорты бүген авария хәлендә, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. – Әмма бу мәсьәлә контрольдә: подряд оешмасы билгеләнде, проект-смета документациясе әзер, капиталь ремонтка кирәкле сумма расланган. Хәзер объектны программага кертү юнәлешендә эш алып барыла. Чыгышында ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга да аерым тукталды. – Өч ел инде безнең егетләр батырларча ил сагында. Арадан киткәннәрен тирән хөрмәт һәм сагыш белән искә алабыз. Мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүче гаиләләр дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин ителә, район һәм авыл җирлеге дә аларны игътибарсыз кал дырмый, – диде ул.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Узган ел исә җирлек яшьләре, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, махсус хәрби операциядә һәм Әфганстанда һәлак булган якташлар истәлегенә мини-футбол буенча спартакиада оештырган. Бу башлангыч күпләрнең күңеленә хуш килгән. «Әлеге турнирны үткәрүдә активлык күрсәткән яшьләребезгә зур рәхмәт», – дип ассызыклады җитәкче.
Чыгышын ул рәхмәт сүзләре белән тәмамлады:
– Барлык авылдашларыма, депутатларга уртак хезмәтебез өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Алга таба да сезнең ярдәмгә һәм инициативага таянып эшләрбез дип ышанам.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманы тулаем газетабызның №4 (6нчы февраль, 2026 ел) санында укырга мөмкин.