2025 елда Татарстанда IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 22 процентка кимегән.
Бу хакта брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Гомәров хәбәр итте.
Республикада ел башыннан 25 меңгә якын шундый очрак теркәлгән. Шуларның 61 проценты — банк счетларыннан акча урлау һәм дистанцион мошенниклык белән бәйле. Уртача алганда, төбәктә көн саен 30 га кадәр киберҗинаять очрагы ачыклана.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, мошенниклар китергән гомуми зыян 6 млрд сумга җиткән.
Искәртик, 2024 елда Татарстан киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүгә 2,7 млрд сум бүлеп биргән. Бу күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда 17,9 процентка кимрәк.
Белгечләр халыкны сак булырга, шикле шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска, банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итмәскә чакыра.