Россиядә мошенниклар Җиңү көне алдыннан яңадан активлашкан.

Бу юлы алар 9 май уңаеннан түләүләр һәм бүләкләр вәгъдә итеп, гражданнарны алдау схемасын куллана. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы мәгълүматларына караганда, аферистлар үзләрен хакимият органнары хезмәткәрләре итеп таныштыра. Алар янәсе дәүләт тарафыннан бирелә торган акчалата түләүләр турында сөйли, хәтта “ышаныч өчен” конкрет даталар һәм тапшыру вакытларын да атый.

Аннары алар корбаннан шәхси мәгълүматлар – паспорт реквизитлары, СНИЛС, банк картасы номерлары һәм СМС-кодлар сорап ала. Нәкъ менә шул мәгълүматлар ярдәмендә җинаятьчеләр кешеләрнең акчаларын урлый, дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтларына керә, хәтта кредитлар да рәсмиләштерә ала.

Белгечләр аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең куркыныч астында булуын искәртә. Мошенниклар еш кына нәкъ менә аларга басым ясый.

Хокук сакчылары кисәтә: әгәр сезгә шикле шалтырату килсә бернинди мәгълүмат та бирмәгез. Телефонны өзегез һәм кирәк булса, полициягә мөрәҗәгать итегез.

Истә тотыгыз: дәүләт органнары беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматлар яки СМС-кодлар сорамый.