Уфа мәктәбенә һөҗүм иткән үсмерне сыйныфташлары кыерсыткан. Бу хакта “НТВ” Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләренә таянып яза.

Мэр атыштан соң ук мәктәпкә килгеп җиткән. Журналистларга мәктәпкә һөҗүм итү сәбәбенең кимсетү-рәнҗетү булырга мөмкин икәнен әйткән.

«Тугызынчы сыйныф укучылары егетне кыерсытканнар. Ә ул пневматик мылтык белән кергән дә,ут ачкан», – дигән Мәүлиев.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, үсмернең әти-әнисе мәктәптәге хәлләр турында белгән. Малайның әтисе әйтүенчә, аның улыннан көлгәннәр, малае моны авыр кичергән. Шулай ук дуслар таба алмавына борчылган.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Уфаның 16 нчы гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан ут ачкан. Дәрескә кереп, укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан, петарда шартлаткан. Егетне росгвардиячеләр тоткарлаган

Башкортстан хакимиятендәгеләр белдергәнчә, атыш вакытында мәктәптә беркем дә зыян күрмәгән. Әмма массакүләм мәгълүмат чаралары тарих укытучысының күзе яралану турында яза.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.