Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин үзен бик борчыган хәл турында социаль челтәрдәге язылучыларына сөйләде.
– Мин улымның үскәнен күрә алмавыма бик борчылам, фейстайм аша гына аралашабыз. Уйлап карасаң, тагын 12 елдан ул инде яшүсмер булачак. Мин аны бары тик зур егет буларак кына күрәчәкмен. Минем менә шушы кечкенә чагында янәшәсендә буласым килә, – ди җырчы.
Улы инде җөмләләп сөйләшә башлаган, гастроль тормышы белән яшәп, аның иң матур вакытларын күрми калуына үкенә җырчы.
– Кая барасың, гастрольләрне ташлап булмый бит, минем сайлау мөмкинлегем юк, – дигән Ришат.