Иске Кадиның апалары Рамазан ае башлану уңаеннан авыл китапханәсендәге “Рамазан ае — изге ай” дип аталган дини чарага җыелды.
Очрашу Рамазан ае башлану уңаеннан котлау сүзләре белән башланып китте. Сүз авылның остабикәләренә бирелде. Рәисә апа Вәлиуллина Коръән аятьләре укып багышлады. Авылның икенче остабикәсе Нәзирә апа Сәхапова Рамазан аенда укыла торган догалар һәм зикерләр белән таныштырды, уразаның сәламәтлеккә файдасы турында фикерләрен әйтте, уразаның фазыйләтләрен сөйләде. Шигырьләр язуга да сәләте булган остабикә кичәдә катнашучыларга үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Ике тапкыр кече Хаҗ сәфәрендә булып кайткан Динә Закирова Хаҗ кылуның сәвапларын һәм үзе күреп, догалар укып кайткан изге урыннар турында сөйләде.
Китапханәдә “Иман нуры иңсен күңелләргә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшли. Изге ураза аенда ачылган бу күргәзмә ислам кануннары турында сөйли. Анда төрле елларда нәшер ителгән дини әдәбият урын алган.
Рушания Гыйрфанова.
Иске Кади авыл китапханәсе мөдире.