Узган тәүлектә Казан юлларында җиде кеше зыян күргән дүрт авария булган, дип яза шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.
Дүрт вакыйганың икесе җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле.
Тагын ике авария — бәрелеш: Совет районында машина йөртүче юл билгесе таләпләрен игътибарсыз калдырган, ә Яңа Савин районында юл чатына кызыл утка чыккан.
Барлыгы бер тәүлек эчендә шәһәрдә юл һәлакәтләре турында 165 хәбәр теркәлгән.