Язучы сөенече белән уртаклашты.
Сөенечле хәбәр. Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы язучы, шагыйрә, "Мәйдан" журналы хезмәткәре Лилия Гыйбадуллина республикабызның югары бүләге Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды.
Аны әлеге дәрәҗле бүләккә ТР Язучылар берлгенең Чаллы бүлеге "Дәвамы бар" исемле китабы өчен тәкъдим иткән иде.
Хезмәттәшебезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Лилия, без синең белән горурланабыз! Иҗатың киләчәктә дә уңыш китерсен.
Фото Лилия Гыйбадуллинадан алынды.
Хәбәр тулыландырылачак.