Корбан гаете ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 27 майга туры килә. Республиканың барлык мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә, – диде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу башланып китәчәк. Әлеге эшләр махсус корбан чалу урыннарында 3 көн – 27, 28, 29 майда узачак. Корбан чалу 29 майда кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу өчен махсус 17 мәйданчык билгеләнгән: «Гадел», «Ризван», «Тынычлык», «Әл-Мәрҗани», «Апанай», «Иман нуры», «Котдус», «Билал», «Казан нуры», «Салихҗан», «Фатиха», «Рамазан», «Мәүлид», Әхмәтзәки», «Җомга», «Бистә нуры» мәчетләре, «Корбан бәйрәме» комплексы.