Аңа 26 яшь иде.
Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште. Хакимиятнең матбугат хезмәте белгече Дина Нургалиева 26 яшендә вафат булды. Кайгылы хәбәрне матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәмәтҗанова үзенең социаль челтәрләрендә җиткерде.
Хушлашу сүзендә ул Диананың коллективка эшкә килүен искә алган. "Мин Чаллыны яратам һәм аның турында позитив хәбәрләр сөйлисем килә дип беренче очрашуда ук үзенә хөрмәт тудырды.
Аның спорт мастерлыгына кандидат, җиңел атлетика буенча Россия чемпионы икәнлеген хезмәттәшләре тиз арада белеп алды. — ди ул. — без бергә йөгерә башладык, соңыннан чишмәдә коендык. Аннары мин аны өенә илтмәкче идём. Әмма ул мин йөгерәм дия иде. Шул картина күз алдымда калды..."
Дина сыйфатлы видеороликлар ясавы һәм оста итеп текстлар язуы аркасында тиз арада үз эшенең остасына әйләнә...
Кызганыч... Узган елда аңарда җитди чир ачыклана. Ул озакка больничныйга китә, шуңа да карамастан хезмәттәшләренең хәлен белергә килә, контент ясарга булыша. Чиргә бирешмәскә тырыша гел елмая.
Бүген көчле рухлы Диананың йөрәге тибүдән туктады.
Диана Нургалиева белән хушлашу шимбә көнне була.