«Чәк-чәк шоу» киләсе елда Казанда булачак зур юмор фестиваленә старт бирде

Көлке көнендә «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Чәк-чәк шоу» дигән сатира-юмор программасы булды.

Шаяртырга, күңел ачарга һәм чын күңелдән көләргә теләүчеләрне бу көнне «Уникс»ка җыелды. Көлгән вакытта организмда кортизол, адреналин кебек стресс өчен җаваплы гормоннарның дәрәҗәсе кими, эчке органнарга «массаж» ясала, 10–15 минут чын күңелдән көлү 10-40 калорияне яндырырга ярдәм итә. Менә күпме файда алынды ул көнне.

Әлеге фестиваль Казанда киләсе елга планлаштырылган «Хахатон. Четыре татарина» зур юмор фестиваленә әзерлеккә старт бирде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль төрле иҗади форматларны берләштерә: музыка, КВН, скетч-шоу, карикатура, кино, реклама һәм башкалар. Фестиваль 1 апрельне массакүләм бәйрәм итү традицияләрен яңартуны максат итеп куя.

Фойеда ук бәйрәм рухы: һәркемне чәк-чәк һәм бавырсак белән сыйладылар, шаян җырлар яңгырады, клоуннар халыкның күңелен күрде.

Шаян шоу-тамаша башында сәхнәгә оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар чыкты. Алар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, КФУ ректоры Ленар Сафин бар иде.

Музыкаль чыгыштан соң, сүзне булачак фестивальнең креатив продюсер һәм жюри рәисе Михаил Марфин алды.

Казанның юмор башкаласы була алуы турында без инде берничә ел сөйлибез. Казан – чыннан да илебезнең юмор башкалаларының берсе. Көлке бәйрәмен яңарту идеясе Андрей Станиславович Кондратьевка килде (ТР Сайлау комиссиясе рәисе – иск.) һәм мин аны хупладым. Шунысы сәер: юмор фестивальләре инде 20 ел беркайда да булмады. Ә Казан – бу эшне янәдән торгыза, киңәйтә һәм үстерә алырлык урын. Иң мөһиме: монда башланган һәрнәрсә һәрвакыт бик яхшы була ул, – диде ул.

Юморга оста, шаян күңелле кызлар арасында үткәрелгән «ЮмаРина» бәйгесе дә көчле алкышлар белән кабул ителде. Музыкаль яктан шоу-программаны «Волга-Волга» төркеме бизәде.

Бәйрәм дәвамында безне күңелле, яхшы кәеф озата барды. Юмор осталары конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнашты. «Көлү – гомерне озайта», – дип юкка гына әйтмиләр бит!

Бу бәйрәмдә популяр юмор остасы, стендап-комик Сирень Бәйрәмов та бар иде.

Мине 1 апрельдә иң башта балаларым алдый, гадәттә! Һаман да алданам. Булачак фестиваль – уникаль, Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә безнекенә тиңдәшләр юк, белүемчә. Бу – бик күп юнәлешләрне үз эченә ала торган чара. Алар үзләренең осталыгын мәртәбәле жюрига күрсәтәчәк, – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Чәк-чәк шоу» барлык артистлар катнашында «Эх, чәк-чәк-чәк» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Ә концерт тәмамланганнан соң иң актив тамашачылар өчен Михаил Марфинның «КВН – Нәрсә? Кайда? Кайчан?» мастер-классы олы кызыксыну белән кабул ителде.

Бу шаян да, күңелле дә чарадан, һичшиксез күтәренке кәеф алдык һәм өйләргә елмаеп таралыштык. Димәк, юмор һәм көлке бәйрәме уңышлы үтте. Шуның өчен көн дә шатланып, көлеп, дөньяның рәхәтлегенә кинәнеп яшәргә кирәк, дуслар!