КФУда ясалма фәһемне өйрәнү буенча магистрлык программасы ачыла: 20 бюджет урын каралган

Киләсе уку елында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» магистрлык программасы ачылачак. Курс нидән гыйбарәт һәм кемнәр өчен? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов аңлатканча, яңа магистратура программасы «Татмедиа» белән берлектә оештырыла.

Барыбыз да күрәбез, аңлыйбыз: ясалма фәһем тормышыбызга, эшчәнлегебезгә көн саен тирәнрәк үтеп керә бара. Һәм без, һичшиксез, бу юнәлештә алга адымнар ясарга тиеш.

2020 елдан башлап, без «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, шәхсән Шамил Мөхәммәтович Садыйковның командасы белән үзебезнең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар телле журналистлар әзерли башладык. Бүгенге көндә безнең бер чыгарылыш булды, хәзер икенче чыгарылышны көтәбез. Безне шунысы куандыра: әлеге программада укыган яшь белгечләр бүгенге көндә үзләрен медиа сферада тапты. Студент елларында ук алар Республикабызның татар телле медиа, басмаларында практика узалар, кайберләре хәтта эшкә дә урнаша.

Яңа магистратура программасына килгәндә, без аны үзебез әзерли торган бакалаврның дәвамы итеп тә күрәбез. Әлеге программаны «Татмедиа», «Татар-информ», «Интертат», «Идел» журналы, «Ватаным Татарстан» газетасы белән бергәләп гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Программада теоретик кына түгел, ә гамәли белем дә биреләчәк. Бу юнәлешкә федераль бюджеттан 20 урын каралган, шуңа өстәп, 4 түләүле урын бар. Кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алачак, – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, әлеге программага филология һәм педагогик белем юнәлешендә укыган студентларны гына түгел, ә башка югары уку йортларын тәмамлаган, татар телен, төрки телләрне яхшы белгән, үзләштергән, киләчәкләрен медиасферада күргән студентларны да көтеп калалар.

«Киләчәктә ясалма фәһем белән кулланучы универсаль журналистларга өстенлек биреләчәк»

Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, журналистлар, һичшиксез, ясалма фәһем белән куллана белергә тиеш.

«Татмедиа»да бүгенге көндә иң кирәкле белгечләр ул – ясалма фәһем белән эшли белүче яңа форматлы журналистлар. Әлбәттә, аларның филологик базасы, коммуникацион технологияләр белән эш итә белү сәләте булырга тиеш. Киләчәктә һөнәребез тулысынча ясалма фәһемгә нигезләнәчәк, шуңа күрә, хәзерге заман журналисты ясалма фәһем белән эшли белергә тиеш. Элек журналистлар компьютерда эшли белмәсә, аларны эшкә алмаганнар, монда да шул ук хәл булачак. Ясалма фәһем ул – компьютер кебек үк, фото, видеоны әзерләүгә булышучы корал. Шунысы да бар: ясалма фәһем татар телен бик әйбәт белә.

Әлбәттә, журналистика тулысынча ясалма фәһемгә күчә алмаячак, чөнки интервьюлар алу өчен татар телле тере журналист кирәк. Ясалма фәһем – журналист җыйган мәгълүматны эшкәртүче генә. Тик, шулай да, киләчәктә редакцияләрдә махсуслаштыру кимиячәк һәм ясалма фәһем белән кулланучы универсаль журналистларга өстенлек биреләчәк, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Татмедиа»да нейрочелтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе тупланды»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа-директоры Алсу Исмәгыйлева ясалма фәһемнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте.

Әлбәттә, үсешкә омтылган һәр өлкә өчен яшьләрне җәлеп итү бик мөһим. Шуңа күрә, «Татмедиа»дагы редакцияләр, электрон газеталар яшь кадрларны җәлеп итүгә юнәлгән. Бүгенге көндә «Татмедиа»да нейрочелтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе тупланды. Ул һәр редакциядә диярлек бар. Аның белән аерым кешеләр шөгыльләнә. Ясалма фәһем куллану, бу юнәлешне үстерү – безнең өчен җитәкчелек тарафыннан куелган бурыч. Шуңа, без шушы юнәлештә укучы магистрантларны, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы яшьләрне редакцияләребездә көтеп калабыз, – диде ул.

Шулай ук, Алсу Исмәгыйлева медианың һәр өлкәдә, шул исәптән шәхси бренд юнәлешендә дә актуаль булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, магистратурада әлеге программа кысаларында алган белемнәр яшьләр өчен кайда да кирәк булачак.

Журналистика нейрочелтәрләрне бик киң дәрәҗәдә һәр юнәлештә – аналитика, фото-видео ясауда, текст белән эшләүдә куллана. Бу программа киң кырлы белем бирәчәк, – дип искәртте ул.

Нинди фәннәр укытылачак?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галиме, доцент, «Гомуми тел белеме һәм тюркология» кафедрасы җитәкчесе Мәдинә Саттарова:

Магистрлык программасы филология юнәлешендә булганга күрә, әлеге ике ел дәвамында студентларга тел белеме нигезләре, төрки халыкларның әдәбияты, халык авыз иҗаты, гомумән, төрки телләрнең һәм татар теленең язу тарихыннан башлап, бүгенге торышына кадәр белемнәр биреләчәк. Төрки телле басмаларны цифрлаштыру юнәлешендәге һәм башка шундый типтагы фәннәр укытылачак. Икенче өлеш, ул – ясалма фәһемгә бәйле фәннәр: аның нигезләреннән башлап, ясалма фәһемне журналистлык эшендә, текстлар белән эшләүдә куллануга кадәр.

Әзерлек эшенең максатын берничә аспектта карарга мөмкин. Беренчедән, телләрне һәм мәдәниятны саклау, икенчедән, яңа технологияләрне куллануны тагын да киңәйтү һәм, әлбәттә, киләчәккә әзерлек. Магистратурада ике ел укуны тәмамлагач, магистрлык диссертациясе язылачак, – диде ул.

«Аны куллана белмәгән кеше – яза белмәгән журналист белән бер»

«Интертат» электрон газетасы корреспонденты, ясалма фәһем белән эш итүче Айнур Җамалтдинов:

Ясалма интеллект бик тиз үсеш ала һәм киләчәктә тагын да камилләшәчәк. КФУда мондый юнәлеш ачу – бик кирәкле адым. Тиздән без журналистларның ике зур лагерьга бүленүен күрәчәкбез.

Беренчеләре – чарадан чарага йөреп, гади генә яңалыклар теркәүчеләр. Аларның эшен ясалма интеллект тиздән тулысынча үз өстенә алачак. Икенчеләре исә – чын эксклюзив, тирән тикшеренүләр һәм уникаль материаллар ясаучылар. Алар өчен ясалма интеллект көндәш түгел, ә көндәлек эшләрне башкаручы көчле корал гына.

Инде хәзер үк алдынгы журналистлар бу технологияне актив куллана. Аны куллана белмәгән кеше – яза белмәгән журналист белән бер. Әлбәттә, КФУдагы бу юнәлеш нәкъ менә шул икенче лагерьдагы – эксклюзив ясый белүче яңа буын профессионалларын үстерүдә бик зур роль уйнаячак, – диде ул.