XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы кысасында узучы ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнирында пешекчеләрнең сәламәтлегенә багышланган чара узачак.
“Мондый чара тәүге тапкыр үткәрелә. Пешекче эше – авыр хезмәт. Аларга көне буе аяк өстендә басып торырга туры килә. Шуңа күрә сәламәтлекләренә бәйле сораулар күп”, – диде Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова. Белгечләргә үз киңәшләрен бирү өчен, форумга диетологларны, флебологларны, ортопедларны чакырганнар.
“Бу – үзенчәлекле тәҗрибә. Без белгечләрнең хезмәтеннән генә файдаланып калмыйча, аларның сәламәтлеге турында да кайгыртабыз”, – диде Галина Шәрәфетдинова.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.