Казанда авария хәлендәге сигез күп фатирлы йортта яшәүчеләр яңа фатирларга күчереләчәк.

Бу турыда мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең торак сәясәте идарәсе башлыгы Василий Лысачкин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 181 фатирдагы 422 кешегә яңа яшәү шартлары тәэмин ителәчәк. Авария хәлендәге торак фондының гомуми мәйданы — 4,6 мең гектар квадрат метрдан, ә финанслау күләме 1,1 миллиард сумнан артып китә.

«Кешеләр яхшы якка үзгәрешләр көтә. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә бу проблеманы хәл итәчәкбез», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.