Бүген бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» акциясе башланып китте. Татарстан Республикасында аның координаторы булып «Патриот» Республика үзәге тора.

Акция кысаларында волонтёрлар республика халкына 250 меңнән артык Георгий лентасы таратачак – бу җиңүче буынга хөрмәт, рәхмәт һәм истәлек билгесе.

Георгий тасмасы – Бөек Җиңүнең төп символларыннан берсе, ул кешеләрне берләштерә һәм батырлыкны, шулай ук тынычлыкның кадерен искә төшерә.