Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Рәисе Кубогы башлана.
Бу хакта матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүген махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтару һәм тернәкләндерү – дәүләт алдында торган төп бурычларның берсе. Соңгы елларда спорт бу юнәлештә иң нәтиҗәле ярдәм чарасына әверелгән.
«Соңгы өч елда ветераннар арасында иң кирәкле тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – спорт», – дип билгеләде ул.
Узган ел Татарстан ветераннары 23 төрле ярышта катнашкан. Быел исә алар инде 14 спорт чарасында көч сынап өлгергән.
Гүзәл Удачина сүзләренчә, быелгы Рәис Кубогында катнашучы районнар саны да, спортчылар саны да артачак. Ярышлар сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Кубокның гомуми приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Россия спорты» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.