Август аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтми.
Моңа сәбәп — Татарстан Республикасы көне быел якшәмбегә туры килә.
30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне 2026 елда якшәмбе көненә туры килә. Әмма бу очракта бәйрәмгә бәйле ял көне дүшәмбегә күчерелми.
Шуңа күрә август аенда биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләрне 21 эш көне һәм 10 ял көне көтә.
Бу мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календарендә урын алган.