Районда узган атнада 1 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән.

(6 февраль, “Апастово-новости”).

Суд карары нигезендә шофёрга 45 мең сум штраф билгеләнгән һәм ул 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Б. И.И. суд каршына басып, үзенең гамәлләре өчен җитди җавап биргән. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.

— Хәзерге заманда юлларда йөрүне куркынычсыз дип әйтеп булмый. Транспорт чаралары көннән-көн артып торган мәлдә фаҗигаләр әледән-әле чыгып, күпме зыян китерелә, кызганычка, кеше гомерләре дә өзелә. Руль артына салмыш килеш утырып чыгучыларның иминлеге икеләтә куркыныч астында. Шул ук вакытта аларның бер гаепсез кешегә дә зыян китермәс дип тә әйтеп булмый. Юлларда аек акыл белән йөрсәк иде, — ди комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов.