Танылган җырчы Стәрлетамакка концертка барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлназ Асаева юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән.

Җырчы Стәрлетамакка концертка барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Аның белән бергә машинада биючеләр һәм музыкантлар булган, ике биюче нык зыян күргән. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә артистның әнисе — Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимирова хәбәр итте.

— Без Бәләбәйдә, Гөлназ бик көчле авариягә эләкте — барлык музыкантлар һәм биючеләр белән. Ике биюче нык зыян күрде. Гөлназны хәзер тикшерү өчен хастаханәгә алып киттеләр. Шуңа күрә Стәрлетамакта концерт булмаячак, гафу үтенәбез, — дип сөйләде Лилия Биктимирова.

Моннан тыш, Салават шәһәрендәге концерт та булмаячак.