Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлы
Яз һәм Хезмәт бәйрәме төрле һөнәр ияләрен, буыннар чылбырын, туган ягыбызны яратучыларны һәм үзенең нәтиҗәле хезмәте белән районыбызны мул һәм имин яшәешле итәргә тырышучыларны берләштерә. 1 май –ветераннар күңелендә яшьлек елларында хезмәттә ирешкән казанышларын яңарта. Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкән буынга алмашка алдынгы карашлы, зур мөмкинлекләргә, һөнәри биеклекләргә омтылучан буын килә. Шунысы мөһим – һәр очракта да бердәм һәм бергә булырга, үзебездән соң бөек, игелекле эшләр калдырырга кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Тормышыбыз муллыгы, күңелләребез көрлеге, районыбызның якты киләчәге өчен башкарган уртак хезмәтләр өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, иҗади осталыгыгыз һәм максатка ирешүдә үҗәтлегегез алга таба да районыбызның чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам.
Май кояшы якты, җылы нурларын сипсен, күк йөзләребез аяз булсын, бәйрәм кәефе, шатлык һәм тормышка мәхәббәт һәрчак янәшә йөрсен! Ил-көнебезгә иминлек иңсен дә, тынычлык белән бергә яңа фикерләр, идеяләр тусын, хезмәткә дәрт өстәлсен!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы