6, 10, 15,17 яшьлек балалар һәм үсмерләргә медицина тикшерүләре уздырганда артык авырлыкка ия булу-булмаулары җитди игътибар үзәгенә алыначак.

Мондый яшьтәгеләр очраклы гына сайлап алынмаган: нәкъ менә шушы чорда бала организмы бик зур үзгәрешләр кичереп, симерүгә тиз бирешә. Быел июнь аенда федераль дәрәҗәдә бу афәткә каршы көрәшү буенча комплекслы чаралар планы пәйда булачак, дип яза «Российская газета».

«37 ел дәвамында, кызлар һәм малайларның сәламәтлеген күзәтеп, тикшерүләр уздырып киләбез. Бала чагында артык авырлык җыю, аеруча малайларның симерүе –сәламәтлекне какшаткан төп сәбәпләрнең берсе. Чир 40-50 яшькә җиткәч тагын да көчәя», – дип билгеләп үткән Россия Фәннәр академиясе академигы, Терапия һәм профилактика медицинасы НМИЦ директоры Оксана Драпкина.

Эндокринология НМИЦ директоры Наталья Мокрышева әйтүенчә, һәр дүрт баланың берсе артык авырлыктан, һәр 10 баланың берсе – симерүдән интегә. Мондый балалар, игътибарсыз калдырылган очракта, һичшиксез, сырхаулар исемлеген тулыландырачак.

Белгечләр фаразына караганда, тиешле чаралар күрелмәсә, 2030 елга Россиядә яшәүчеләрнең яртысы диярлек – 70 миллион чамасы кеше симерүдән интегәчәк. Балаларның артык тазаруы икеләтә мәкерле: ул буыннар яки матдәләр алмашына гына түгел, ныгырга өлгермәгән психикага да «суга».

Тагын бер яңалык – быел ашказанын кечерәйтү операциясе (бариатрия) дәүләт гарантияләре программасына кертелгән. Әлбәттә, биредә бик катлаулы очраклар турында гына сүз бара.

Эндокринология Илкүләм медицина тикшеренүе үзәгендә, Россия Балалар клиник хастаханәсендә (РДКБ) мондый операцияләрне ясый башлаганнар да инде. Хирург өстәленә яткан тәүге үсмерләрнең гәүдә авырлыгы 100 килодан артыграк тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.