Үзәк Банк фаразы буенча, 2026 елда куллану бәяләре индексы 4-5% ка артачак
2025 елда халыкның реаль акча керемнәре 8-8,5% ка артты. Мондый бәяне «Икътисадның югары мәктәбе! Милли тикшерү институты китерә. Экспертлар быел реаль керемнәр тагын 2,5-3% ка үсәр дип көтә. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.
«Дәүләтнең бюджетчыларга хезмәт хакларын индексацияләү буенча бурычы бар, ә алар илдә 11 млн, бу эшләүче халыкның шактый өлеше», — дип аңлата икътисад фәннәре докторы Александр Сафонов.
Икътисадчы сүзләренчә, хезмәт хаклары индексацияләнәчәк. Мәсәлән, эретеп ябыштыручылар. 2026 елда бу тенденция сакланачак.
2026 елда хезмәт хакларының минималь үсеше инфляция дәрәҗәсе кебек үк булачак дип фаразларга мөмкин. Әмма хезмәткәрләр кытлыгы булмаган һәм узган ел инде персоналны кыскарткан тармакларда хезмәт хаклары үсешен көтәргә туры килми.
Үзәк Банк фаразы буенча, 2026 елда куллану бәяләре индексы 4-5% ка артачак.