Апаста “Дус сыйныф серләре” бәйгесенең район туры узды

Анда барлыгы 12 мәктәп катнашты.

(10 февраль, “Апастово-информ”).

Бәйгенең максаты — балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының ата-аналар белән бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләүче коллективларны ачыклау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү иде.

Фойеда мәктәпләр тарафыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле, бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды. Бәйгенең икенче өлешендә музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде. Ата-аналар комитетлары һәм балалар төрле проектлар аша дуслык серләре белән уртаклаштылар.