Саваплы мәҗлестә 800гә якын кеше авыз ачты
Айларның солтаны- Рамазан аеның да соңгы көннәренә якынлаштык. Күңелләрне моңсулык, сагыш били. Чөнки кадерле кунагыбыз белән хушлашабыз. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу айда Аллаһ адәм баласын Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Шуңа да һәр минутның кадерен, кыйммәтен аңлыйсың. Дөньяви эшләрне бераз читкә куеп, рухи дөньяңны, ахирәтне тагын да кайгырта төшәсең. Шундый саваплы көннәрдә ел саен районыбызда районкүләм ифтар оештырыла. Быел авыз ачтыру 8нче тапкыр үткәрелде. Ифтар ашы, елдагыча, районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды.
Мәҗлес районыбыз имамнары Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Әхмәт хәзрәт Сафинның күркәм вәгазьләре, Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Рәсми өлештә бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде, мөфти Камил хәзрәт Сәмигулинның изге ай белән котлауларын ирештерде, һәркемгә сәламәтлек, тоткан уразаларның, кылган барлык-гамәл гыйбадәтләрнең Аллаһ тарафыннан кабул булуын, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алуыбызны теләде.
Быел, гадәттәгечә, саваплы мәҗлескә 100 сумлык түләүле билетлар белән керделәр. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук ярдәмгә мохтаҗларга таратылачагын искәрткән иде. Чара барышында әлеге садака акчалары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган Сабадан -2 , Сатыш авылыннан-1 гаиләгә тапшырылды.
Ахшам намазына азан әйткәч, җыелган халык җимеш һәм сулар белән авыз ачты, аннары җәмәгать белән намаз укыды. Табыннар ир-атлар һәм хатын-кызларга аерым бүлмәләрдә әзерләнгән иде. Авыз ачучыларга яшелчәләр, казылык, сыр, өчпочмак, җимешләр, компот, татлы ризыклар, кайнар пылау, чәй тәкъдим ителде.
“Быел ифтар ашына Шытсудан 15 хатын-кыз мендек. Авыл имамы Гыйльмегаян хәзрәт алдан билет алу хәстәрен күрде, автобусы да уңай гына килде. Вәгазь тыңладык, башка авыллардан килгән дин кардәшләребез белән күрештек. Иманнарыбыз ныгып, бик күңелебез булып кайтты мәҗлестән. Ризыклары да бик тәмле, мулдан иде. Монда хикмәт ризыклануда гына гына түгел, хәзер күбебезнең табынында кунак сые, әлхәмдүлилләһ. Беренче нәүбәттә өммәтебезнең шундый бердәм, күп булуына сөендек, һәркемнең телендә зекер, ихлас дога иде бу мәлләрдә. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтәбез. Нинди зур эш башкарганнар бит. Инде киләсе Рамазан аен да исән- сау булып, шатланып каршы алырга язсын”,-дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Түбән Шытсудан Наилә ханым Хаҗиәхмәтова.
Авыз ачу мәҗлесендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, Казандагы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов, ТР Рәисе администрациясенең дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Раил Гомәров та катнашты. Ифтарда ул көнне барлыгы 800гә якын кеше авыз ачты. Табыннарны әзерләүгә 100 гә якын волонтёр җәлеп ителде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов ахырдан әлеге изге эшне оештыруга вакытларын һәм малларын сарыф иткән һәркемгә, шулай ук авыз ачучыларны үзендә кунак иткән “САБА-АРЕНА” спорткомплексы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тәмамланганнан соң, волонтёрлар җәмәгать белән тәравих намазы укып таралыштылар.