«Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гомәр Хәйретдинов 14 мартта VII төбәкара “Яшь мастер» конкурсында катнашты.
Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министрлыгы, Республикабызның яшьләр Министрлыгы, Республиканың “Алдынгылар хәрәкәте” гамәлгә куйган, Казан педагогия көллияте тормышка ашырган әлеге конкурс илебезнең 37 төбәгеннән 3500 дән артык катнашучы, остаз, техник эксперт һәм оештыручыларны үз эченә алган иде.
“Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясендә Гомәр бирелгән темага волонтёрлар белән дәрес уздырды. Республика турында беренчелекне алган нәни-тәрбиячебез үзен әлеге этапта да бик оста һәм кыю тотты. Тикшерүчеләр тарафыннан югары бәяләнеп “Балаларны тыңлый һәм аңлый белүче тәрбияче” номинациясенә лаек булды.
Әлеге бәйгенең төрле этапларында шулай ук аның белән иңгә-иң волонтёрлар Валемова Марьяна һәм Ямилов Раил булды. Бәйгедә Гомәрнең остазы Мостафина Лилия Рафак кызы, гамәлгә ашыручы техник- эксперты Хөсәенова Алина Илнур кызы, оештыручы Харисова Альфира Мәкъсүт кызы иде.
6 яшьлек Гомәрнең уңышлары артында аңа һәрвакыт көч биреп торучы, булышучы әти-әнисе тора. Тиздән мәктәп бусагасын атлап керәчәк Гомәргә укуында уңышлар, Хаертдиновлар гаиләсенә иминлек телибез. Киләчәктә дә бакчабызның әлеге конкурста җиңүләре артыр дип өметләнәбез.
Тәрбияче Мостафина Л. Р.