Татарстан халыкының яртысыннан артыгы якын киләчәктә 200 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алачак.
Республикада мондый дәрәҗәгә якынча 6,2 елдан соң ирешеләчәк дип көтелә, диелә РИА Новости тикшеренүендә.
Хезмәт хаклары үсеше динамикасы буенча рейтингта беренче урынны Ямал-Ненец автоном округы алган. Анда яшәүчеләрнең яртысы 200 мең сум күләмендәге хезмәт хакын 5,7 елдан ала башлаячак дип фаразлана. Аннан нибары 0,1 елга гына Чукотка автоном округы калыша.
«Төньяк төбәкләрнең лидер булуы табигый – анда файдалы казылмалар чыгару тармагында хезмәт хаклары югары. Ә Татарстанның лидерлыгы соңгы биш елда хезмәт хаклары иң тиз үскән төбәк булуы белән аңлатыла», — диелә хәбәрдә.