Актаныш районында авыл хуҗалыгы эшләре барышын анализлау, агымдагы бурычларны барлау һәм якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев сөйләде.
Төп мәсьәләләр:
1. Чәчүлекләрне һәм табигый биләмәләрне карап чыгу
Бүген, 1 июнь көнне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар катнашында басулар карау бара.
Маршрутлар тәмамланганнан соң, барлык җитәкчеләр катнашында Актанышта гомуми йомгак ясалачак.
2. Сабантуй бәйрәменә атлар әзерләү
Милли бәйрәмебезнең күрке булган ат чабышларына зур игътибар бирелә.
-
Бугенге көндә бәйрәмгә 8 ат әзер, әмма бу күрсәткечне 10 ат ка кадәр җиткерү бурычы куелды.
-
Җитәкчеләргә мәйданга атлар белән чыгу, атлы парадларда катнашу бурычы йөкләнде. Бу — һәр хуҗалык җитәкчесенең бәйрәмгә булган җаваплылыгы һәм ихтирамы билгесе булып тора.
3. Милли ишегалларын (домикларны) ремонтлау һәм саклау
Актаныш Сабантуе мәйданындагы милли ишегаллары — районның визит карточкасы. Киңәшмәдә аларны сүтмичә, тулысынча саклап калу бурычы куелды:
-
Төзелеш бригадаларына әлеге объектларны кунаклар кабул итәрлек, милли җылылыкны сакларлык дәрәҗәгә җиткерү таләбе куелды.
4. Бәйрәм көннәре һәм Куркынычсызлык чаралары
Быел Сабантуй бәйрәмнәре түбәндәге график буенча узачак:
-
6 июнь — Район Сабантуе;
-
7 июнь — Авыллар Сабантуе.
Барлык җирлекләрдә һәм район үзәгендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен катгый үтәү таләп ителә. Балалар мәйданчыклары, батутлар урнаштырылган очракта, аларның махсус сертификатлары булырга тиеш. Һәр уен җайланмасы һәм спорт ярышлары өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнергә һәм тиешле инструктажлар үткәрелергә тиеш.
Киңәшмә ахырында җитәкчеләргә бәйрәм планы һәм әзерлек буенча рәсми хатлар җибәреләчәге белдерелде. Район җитәкчелеге бу мөһим чараларга җаваплы һәм игътибарлы карарга чакыра.