Мамадыш районы Җөри авылының «Тырлау» аланында традицион рәвештә 28нче тапкыр гөрләп «Питрау» бәйрәме узды. Бирегә республиканың төрле почмакларыннан кунаклар җыелды. Бәйрәм таңга хәтле җыр-биюләр, уеннар, көрәш һәм матурлык бәйгесе белән дәвам итте. Бәйрәмгә республикабызның төрле почмакларыннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә 50 меңнән артык кунак килгән иде.
«Питрау мунчасы» себеркесе тәнне һәм җанны явыз көчләрдән саклаучы дип саналган»
Без «Питрау»ны заманча билгеләп үтәбез, ләкин әлеге бәйрәмнең тирән һәм бик бай тарихы бар. Әлеге тарих бүген дә кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып бара. Мин «Питрау»да беренче тапкыр булдым, бәйрәм тарихы белән мине Нәчтүк түти таныштырды, фамилиясен сорагач та, ул – «Мине шулай дип яз, керәшеннән элек-электән бер-берсенә шулай якын итеп эндәшә», – дип елмайды.
Питрау бәйрәменең иң гүзәл һәм сихри гадәтләренең берсе – нәкъ шушы төндә һәм таң атканда шифалы үләннәр җыю йоласы. Халык ышанулары буенча, җәйге кояш торгынлыгы чорына туры килгән бу көннәрдә табигать үзенең иң югары көченә ирешә, шуңа күрә Питрау төнендә җыйган дару үләннәре һәм тамырлар өстәмә сихәтлеккә ия була. Бәйрәм алдыннан авыл халкы, бигрәк тә кызлар һәм хатын-кызлар, аланнарга чыгып бөтнек, сары мәтрүшкә, чабыр кебек төрле шифалы үләннәр җыйганнар, алардан баллы чәйләр ясаганнар һәм төнәтмәләр әзерләгәннәр. Ул гына да түгел, шушы сихри үләннәр кушып бәйләнгән «Питрау мунчасы» себеркесе ел дәвамында тәнне һәм җанны төрле чирләрдән, явыз көчләрдән саклаучы дип саналган, бу гореф-гадәтләр халык хәтерендә бүген дә кадерләп саклана, – диде ул.
Кунакларда исә нинди була соң ул Питрау мунчасы? Башка мунчалардан ни белән аерыла дигән сорау туса, ерак барып торасы юк. Питрау мунчасы белән шунда ук танышып була иде. Питрау мунчасының үзенчәлеге хакында Мамадыштан Илсөяр апа Галиева сөйләде.
11 июль көнне Питрау мунчасы якканнар. Элекке вакытта авылда һәрбер кешедә мунча булмаган, берничә гаилә бергәләп мунча якканнар, анда бөтен авыл юынган. Мунча сихәтле саналган. «Питрау мунчасы кереп чыкканнан соң, Гөргери дәдәй аягына баскан икән, ә Нәчтүк түтинең кызы балага узган», – дигән сүзләр йөргән. Питрау мунчасы бик файдалы саналган. Мунча кергәннән соң бөтен авыл Питрау бәйрәменә төшкән. Аланнарда уйнаганнар, биегәннәр, бәйрәмне каршы алганнар.
«Таныштыралар да, кавыштыралар да...»
Бәйрәмдә әлегә үз парларын тапмаучылар өчен дә аерым мәйданчык оештырылган иде. Биредә кунакларны Мамадыш районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре каршылады. «Таныштырабыз да, кавыштырабыз да, ялгыз йөрәкләрне ямыйбыз», – дип искәртте бәйрәм тамашасын алып баручы. Әлеге мәйданчыкта барлык теләүчеләр махсус анкета тутыра ала иде.
Баштан әлеге мәйданчыкта, кара-каршы утырып танышу форматында чара уздырырга теләгән идек, ләкин күп яшьләр ояла, шәхсән сөйләшәселәре килми, шуңа күрә анкета тутыру ысулын сайладык. Барлык тутырылган анкеталарны без карап чыгачакбыз, әгәр охшаш җаваплар булса, әлеге парга бер-берсенең телефон номерын бирәчәкбез. Гомумән барлык шәхси номерларын күрсәтүчеләр аерым төркемгә тупланачак һәм алга таба танышу мөмкинлегенә ия булачак, – дип искәртте оештыручылар. Димәк, киләчәктә «Питрау»да танышкан яшь гаиләләр дә барлыкка килергә мөмкин, оештыручылардан шатлыклы хәбәрләр көтәбез!
Бәйрәмнең рәсми ачылышы республиканың төрле почмакларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән керәшен музыкаль коллективлары парады белән башланды. Мәйдан түреннән 50дән артык иҗат коллективы узды. Масштаблы театральләштерелгән пролог Җөри авылы барлыкка килү, «Питрау» бәйрәме һәм аны ата-бабаларда бәйрәм итү традицияләре турында сөйләде. Тантана 300 дән артык артист катнашында әзерләнгән иде. Тамашачылар төп геройлар арасында Камал театрының танылган артистларын танырга өлгерде.
Марат Әхмәтов: «Питраудан безнең бик күп бәйрәмнәргә үрнәк алырга кирәк»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.
– Биредә искиткеч мохит. Көн кояшлы булмаса да, һәрберегезнең күңелендә җылылык. Бер-беребезгә хөрмәт, ихтирам, мәрхәмәтлелек, күңел тулы игелек. Безнең республикада яшәүче һәр халыкның матур традициясе, аерым бәйрәмнәре бар. Аларның барысы да үзләренең мәдәни кодын кадерләп сакларга омтыла. Үзенең эчтәлеге, куәте, колачы белән сокландырган Питраудан әле безнең бик күп бәйрәмнәргә үрнәк алырга кирәк. Биредә һәркемнең күңеленнән матурлык ташып тора. Биредә кешеләрнең күңелләре ачыграк, алар ихласрак. Һәр ишегалдында кунакларны туганнарча каршы ала. Бу бәйрәмдә беренче генә катнашуым булмаса да, мине бу, яхшы мәгънәсендә, гаҗәпкә калдырды. Безнең күп милләтле халкыбызның көче нәкъ шунда күренә дә инде. Питрау төрле милләттәге һәм төрле диндәге халыкларны бер мәйданда җыя, безне берләштерә, зур бер тату һәм бердәм гаилә итә. Бердәмлек безне көчле итә. Без бердәм булганга да көчлебез, – диде ул.
«Питрау» – халыклар арасындагы милли бердәмлекне ныгыту дәлиле»
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин «Питрау» еллар дәвамында халык бәйрәменә әверелүен искәртте. Ул бәйрәмнең төп максаты халыклар арасындагы милли бердәмлекне ныгыту булуын ассызыклады.
– «Тырлау» аланына килүчеләрнең яше дә, карты да керәшен мәдәниятенә чума һәм ел буена җитәрлек күңел азыгы ала. Хәзерге катлаулы вакытта безне бердәм итә торган милләтара тынычлыкны саклап, үзара килешеп яшәү аеруча мөһим. «Питрау»ның төп әһәмияте дә шунда, аның кабатланмас үзенчәлеге – фольклорны, традицияләрне һәм бердәмлекне саклауда. Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Аның максаты – барлык халыклар арасындагы милли бердәмлекне ныгыту. «Питрау» – шуның бер дәлиле, – диде ул.
«Керәшен чибәре – 2026» – Ангелина Мухина
«Питрау»ның тагын бер матур традициясе – һәр ел «Керәшен чибәре»н ачыклау. Әлеге бәйгедә иң кыю һәм талантлы керәшен кызлары ярыша. Быел үз көчен 10 кыз сынап карады. Әлеге бәйге матурлык турында гына түгел, катнашучылар тамашачыларны керәшеннәрнең бәйрәмнәре, милли киемнәре, ризыклары белән таныштыра һәм иҗади номерлар тәкъдим итә.
Быелгы бәйге исә тагын бер матур мизгел белән тарихка кереп калды. Тантананы алып баручы, юмор остасы Дмитрий Баранов үзенең сөйгәне, «Керәшен чибәре» катнашучысы Ангелина Мухинага бәйрәм сәхнәсендә тәкъдим ясады. Ангелина исә «әйе» дип, җавап кайтарды. Бәйгенең барлык тамашачылары да әлеге җаваплы һәм сихри мизгелнең шаһитлары булды.
Ангелинага әлеге көнне икеләтә бәхет елмайды. Ул бәйрәмнән кәләш һәм «Керәшен чибәре – 2026» титулы иясе булып кайтып китте. Аңа 50 мең күләмендә акчалата приз һәм таҗ бүләк иттеләр. Җиңүче таҗын аңа «Керәшен чибәре-2025» титулы иясе Ариана Кадырова кидерде. Бәйгедә икенче урынга – Аделина Архипова (Балык Бистәсе районы), өченче урынга – Полина Григорьева (Тукай районы) ия булды.
- «Керәшен чибәре – 2026» бәйгесендә номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге
2026 елгы «Питрау» батыры – Ранис Гыйләҗетдинов
Һәр ел бәйрәм кысаларына традицион рәвештә көрәш ярышы да уза. Быел ярышларга 27 районнан 135 көрәшче килгән иде. Көрәшчеләр барлыгы 5 үлчәү авырлыгында бил алышты. Бәйрәм башында мәйданга келәм җәелгән иде, ләкин бераздан яңгыр сибәли башлагач, ул көрәшчеләргә комачаулады гына, аны алып куйгач, чын авылдагыча, чирәмдә көрәш карадык.
Бәйрәменең баш батыры булып көрәшче Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Финалда ул 85 кг үлчәү авырлыгында җиңүче Рафаэль Кәлимуллин белән бил алышты. Баш батырга ярты миллион сум күләмендә акчалата бүләк һәм тәкә тапшырдылар.
Ранис Гыйләҗетдинов – танылган татар көрәшчесе, 2023 елда көрәш буенча дөнья чемпионы. Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, 2 тапкыр билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, 2022 һәм 2024 елларда Чаллы Сабан туе баш батыры. 2026 елда Яшел Үзән Сабан туе батыры һәм төп бүләк – автомобиль иясе.
- 2026 елгы «Питрау» батырлары – исемлек
Сәгать нәкъ 12 тулгач, «Тырлау» аланы күгендә бәйрәм салюты атты. Ләкин бу әле «Питрау» тәмам дигән сүз түгел иде. Һәр елдагыча бәйрәм күңел ачу, җыр-биюләр белән таңга кадәр дәвам итте.